+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 гыйнвар 2022, 15:00

Кышын гөл үстерү серләре

Бүлмә гөлләренең күбесе кыш көне бинадагы haва җылылыгы 22 градустан югары булмаганны ярата.

Кышын гөл үстерү серләре
Кышын гөл үстерү серләре

Ул вакытта аларга суны туфракның өске катламы кипкәч сибәләр, кичләрен гөл чүлмәкләре тирәсенә су бөркиләр, атнага бер тапкыр салкын су белән коендыралар.

Кыш көне чәчәк ата торганнарыннан тыш, бүлмә үсемлекләрен мартка кадәр ашламыйлар.

Кыш айларында 10-12 сәгать яктылык төшеп торырга тиеш булганлыктан, үсемлекләрне өстәмә яктылык чыганаклары белән тәэмин иту файдалы. Һәр үсемлек яктылык белән житәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителү зарур.

Тәрәзә янына ук - кыскарак, ә алар артына биегрәк гөлләрне урнаштыралар.

Фото: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: