+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 гыйнвар 2022, 04:35

Алимент күләмен киметергә иде...

— Мин 15000 сум күләмендә алимент түлим, элекке хатыным алиментка минем белән никахта чагында ук биргән иде. Тик мин рәсми рәвештә эш­сез. Алимент суммасын үзгәртергә мөмкинме? Кулда миннән алимент түләтү турында беренчел документ юк. Кая мө­рәҗәгать итәргә кирәк? Нәрсәдән башларга? Гомумән, мин алимент күләмен киметә аламмы?

Алимент күләмен киметергә иде...Алимент күләмен киметергә иде...
Алимент күләмен киметергә иде...
– Башта карарның күчермәсен бирү турында гариза белән сезгә алимент билгеләгән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөгаен, ул мировой судьядадыр. Ягъни, суд карары анда чыгарылган. Пропискагыз буенча мировой суд участогын исегезгә төшерегез. Менә шуннан алырга кирәк күчермәне.
Балага алимент күләмен киметү өчен җитди нигезләр булырга тиеш. Моны түбәндәге очракларда эшләргә мөмкин:
– түләүче хезмәткә сәләтсез булса яки авырса;
– яңа гаиләдә матди тәэмин итүне таләп итүче бала туса;
– түләүченең тәрбиясендә булган башка туганнары барлыкка килсә;
– эш урынын югалтса яки керемнәре шактый кимесә (2/3кә).
Балага алимент күләмен киметү турында элекке хатын белән фикер алышырга һәм түләү тәртибе, аның күләме, ешлыгы турында яңа килешү рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр дә килешеп булмый икән, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гаризада үтенечнең асылы, аның нигезләмәсе языла, һәм түбәндәге дәлилләү документлары беркетелә:
– медицина заключениесе;
– бала туу турында таныклык;
– бухгалтериядән керемнәр турында белешмә;
– эшсез сыйфатында исәпкә кую турында мәшгульлек үзәгеннән өземтә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас