+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 гыйнвар 2022, 19:50

“Омикрон” турында нәрсәләрне белү зарур?

Коронавирусның яңа штаммы Башкортстанга да үтеп керде.

“Омикрон” турында нәрсәләрне белү зарур?
“Омикрон” турында нәрсәләрне белү зарур?
“Роспотребнадзор” яңа коронавирус штаммының Башкортстанга да килеп җитүен раслады. Тәүгеләрдән булып аны өч кеше алып кайткан: ике уфалы Төркия аша Танзаниядән кайткан һәм Ырынбур өлкәсендә яшәүче ханым оныклары белән Төркиягә ял итәргә барган булган. Алар барысы да дәваханәгә салынды, хәлләре канәгатьләнерлек. Алар белән элемтәдә булган бөтен кеше, шул исәптән рейс пассажирлары, очучылар һәм аларның гаиләләре медиклар күзәтүе астында изоляциядә тотыла.
Элегрәк белдерүебезчә, Уфа аэропортында халыкара рейсларның барлык пассажирлары коронавируска экспресс-тестлар тапшыра. Уңай нәтиҗә булган очракта, килгән кешеләрне изоляторга күчерәләр.

Бик йогышлы!

Моңа кадәр иң йогышлы авыру­ларның берсе булып кызамык исәпләнә иде, әмма “Омикрон” аны да уздырды. “Москва-24” телеканалына биргән интервьюсында иммунолог Владимир Болибок белдерүенчә, штамм, әгәр аны йөртүче төчкерсә яки ютәлләсә, бер үк вакытта 100 кешегә йогарга мөмкин. Башка кешегә йоктыру өчен вирус саны җитәрлек булган төкерек, лайла кисәкләрен үз эченә алган аэрозоль бүленеп чыгарга сөйләшү, сулыш алу һәм авыз ачу да җитә.

COVID-19ның нинди штаммнары бар?
Азия штаммы: температура, диарея, тәм һәм ис сизү югала.
Британия штаммы: көчле ютәл, арыганлык, тамакта һәм мускулларда авырту.
Һиндстан (“Дельта”) штаммы: баш авырту, диарея, томау, ишетү сәләте бозылу, тромблар барлыкка килү.
Көньяк Африка (“Омик­рон”) штаммы: баш авырту, томау, төчкерү, тамак авырту, арыганлык. Ис, тәм сизү югалмый диярлек.


Билгеләре салкын тигәндәгегә охшаган

Галимнәр яңа коронавирус штаммы белән авыручыларның күбесе зарланган биш төп симптомны билгеләде. Алар — баш авырту, томау, төчкерү, тамак авырту һәм арыганлык. Температура күтәрелү, ютәл һәм тәм белән ис сизүне югалту кебек “классик” билгеләрне хәзер инфекция йоктыручыларның яртысы гына кичерә. Яңа вирусның инкубация чоры элеккесенә караганда күпкә кыскарак — йоктырудан башлап беренче симптомнарга кадәр нибары бер-ике көн уза.
— Табибларның, “Омикрон” “Дельта” кебек авыр узмый, дип белдерүләренә карамастан, кызганычка каршы, бу алай түгел, дип әйтәсем килә. Ковид-госпитальләрдә реанимация бүлекләре һәм, гомумән алганда, койкалар тулган, һәм, әлбәттә, алар арасында вакциналанмаган пациентлар, бигрәк тә өлкән яшь категориясенә караучылар, күпчелекне тәшкил итә, — диде Хөкүмәт утырышында Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Дөнья акрынлап яңадан ябыла
Гыйнварның беренче атнасында дөньяда 14 миллионнан артык ковид белән авыручы теркәлгән. Бу пандемия башланганнан бирле абсолют максимум һәм 2021 елның ноябрь ае күрсәткечләренә тиң. Коточкыч үсеш омикрон-штамм, шулай ук яңа штаммнар, шул исәптән, Франциядә һәм Кипрда, таралу белән аңлатыла. Финляндия хөкүмәте, илдә коронавирус пандемиясенә бәйле хәл начарлану сәбәпле, янә гадәттән тыш хәл игълан итәргә әзерләнә.
Авыруның иң югары күрсәткече АКШта – атнага 3 миллионнан артык очрак, ә соңгы көннәрдә – тәүлегенә 800 мең инфекция йоктырган кеше — бу узган елдагы максимумнан 2,5 тапкыр күбрәк. Икенче урында — Франция, ел башыннан 1,5 миллион кеше инфекция йоктырган. Илдә әлегә кадәр “Дельта” штаммы өстенлек итә. Өченче урында Бөекбритания — 1 миллион авыру. Шул ук вакытта, халыкның 80 процентка якыны прививка ясаткан Кушма Корольлектә ковидтан үлүчеләр саны дөньяда иң түбәннәрдән берсе булып кала. Бу чираттагы тапкыр шуны раслый: вакциналау чирне йоктырудан түгел, ә өзлегүләрдән һәм үлем очракларыннан коткара.
Европа илләрендә авыручылар саны арта һәм яңа локдауннар аны, кызганычка каршы, туктата алмый инде.


Вакциналау коткара

Коронавирус хәзер балалар арасында күбрәк тарала башлады һәм алар аны авыррак кичерә.
Бу хакта “Роспотребнадзор”ның
Г. Н. Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Татьяна Руженцова белдерде. Эксперт моны балаларда иммунитет дәрәҗәсе түбән булу белән аңлата.
Узган елның җәеннән башлап 12-17 яшьлек үс­мер­ләрдә “Спутник М” вакцинасын сынау бара. Тикшеренүләр барышында бел­гечләр балаларда аның бер генә кире йогынтысын — тән температурасы күтәрелүен билгеләгән. Гражданлык әйләнешенә ул гыйнварның икенче яртысында чыгарга тиеш.
“Спутник V” һәм “Спутник Лайт” вакциналарының нәтиҗәлелегенә карата Гамалея үзәгенең һәм Спалланцани институтының уртак Русия-Италия тикшеренүләре яхшы яңалык булды. Пациентларның “Спутник Лайт” белән ревакциналануы вируска каршы яхшы иммунитет булдыруын һәм “Оми­крон”нан сакланырга ярдәм итүен күрсәткән.
— Без авырып савыккан һәм шул исәптән элек вакциналанган пациентларга, һичшиксез, ревакциналанырга киңәш итәбез, — ди Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
Башкортстанда ковидка каршы чаралар тиешле нәтиҗә биргән: узган елның декабрендә көн саен 500-600 яңа авыру очрагы теркәлгән булса, бу елның беренче атнасында әлеге сан 200гә кадәр кимегән. Тугыз атна рәттән тулаем Русия буенча да авырулар саны кимү күзәтелде.
Әмма бу барысы да яхшы һәм киләчәктә дә шулай булачак дигәнне аңлатмый! Властьлар Европадан чирнең чираттагы дулкыны килүен көтә. “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова фаразлары буенча, ул бик көчле һәм авыручылар саны шактый зур булачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: