+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 гыйнвар 2022, 09:40

Сарымсак, бал һәм алма серкәсе

Иммунитетны күтәрү һәм организмдагы начар холестеринны киметү өчен түбәндәге «эликсир даруны» кулланырга киңәш итәбез.

Сарымсак, бал һәм алма серкәсе
Сарымсак, бал һәм алма серкәсе
10 тырнак сарымсакны әрчеп, банкага тутырабыз, өстенә бер чынаяк алма серкәсе һәм шулкадәр үк сыек бал агызабыз. Өстен капкач белән ябып, суыткычка куябыз.

Һәр көнне ач карынга ике аш кашыгы эчегез. Аны су белән дә эчәргә була.

Тагын бер рецепт: бер стакан кайнар суга бер телем лимон һәм бер чеметем дарчин салабыз да суынганын көтәбез. Аннары бер чәй калагы бал салып эчәбез. Әлеге эчемлекне шулай ук иртән ач карынга эчәргә кирәк, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: