+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 гыйнвар 2022, 14:05

Нәрсә ул маседуан?

Кайвакыт аш-су бүлмәсендә дә сүзлек кирәк.

Нәрсә ул маседуан?
Нәрсә ул маседуан?
Хәзер хуҗабикәләрне аш-су әзерләргә өйрәтүче китап-журналлар җитәрлек, гәзитләр дә калышмый, махсус телевидение тапшырулары да байтак. Анда кулланылган терминнарны кайчагында хатын-кызларыбыз аңламый да кала. Түбәндә аларның кайберләре бирелә.

Блакнот — берәр ашамлыкның бертөрле тигез итеп киселгән телемнәре.

Брез — шулпа кайнаганда өстеннән җыелган май.

Бен-мари — кәстрүлдәге сыекча кайнар килеш торсын өчен куелган сулы таба.

Взбить — кабартып туглау.

Вытянуть — соусны май кисәге салып ялтырату.

Глясс — итле сөяктән кайнаткан үтәкүренмәле шулпа.

Заколеровать — кызара башлаганчы кыздыру.

Запанировать — вакланган сохарида аунату.

Зачистить — итне сөяктән, майдан аерып алу.

Кокиль — раковина.

Карбульон — тәмләткечләр кушып, балык яисә кош-корт сөягеннән кайнатылган шулпа.

Льезон — пюре, соусларга кушу өчен йомырка сарысы белән туглаган сөт өсте.

Маседуан — яшел тәмләткечләрдән һәм аштамырлардан, җиләк-җимешләрдән эшләнгән гарнир.

Накатать — су белән каплату.

Обланжировать — кайнап торган су белән пешекләү.

Отколеровать — майны кайнатып чыгару.

Откинуть — суын саркыту өчен иләккә салу.

Пассеровка — соуслар өчен коры килеш кыздырылган он.

Фритюр — су кушылмаган чиста май.

Фюме — итле сөяктән кайнаткан куе шулпа.

 
Фото: posudaguide.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: