-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 февраль 2022, 13:15

Авырганда ничек тукланырга?

Бу ризыкларны куллансагыз, тизрәк савыгырсыз.

Авырганда ничек тукланырга?
Авырганда ничек тукланырга?

Бу вируслар бер гаиләне дә читләтеп узмады, ахры. Тиз савыгу өчен табиблар әйткән дарулардан башка дөрес туклану да мөһим. Коронавирус булган очракта ничек тукланырга? Авыруны җиңгәндә организм күбрәк нинди файдалы матдәләрне югалта? Түбәндә сүз шуның турында.
1. Әфлисун
Бу җимеш C витаминына (аскорбин кислотасына) бай. Витамин C антитәнчекләр барлыкка килүгә ярдәм итә һәм организмны тергезүне тизләтә. Бу сезнең иммунитет системасы өчен бик файдалы һәм өстәмә энергия агымы бирә. Әфлисуннан тыш, киви, җиләк һәм башка цитрус продуктларын куллана аласыз.

2. Миндаль
Миндаль Е витаминына (токоферол) бай. Е витамины антиоксидант буларак эш итә. Чикләвек авыру вакытында югалткан энергияне тергезә. Сез шулай ук сәламәтләнү процессын тизләтүче башка коры җиләк-җимеш, авокадо һәм башка продуктлар куллана аласыз.

3. Йомырка
Кошның теләсә нинди йомыркасы аксымга (протеин, аминокислоталарга) бай. Аксымнар белән бай диета организм өчен бик мөһим, бигрәк тә COVIDтан (һәм башка төрле салкын авырудан) савыккан вакытта. Азык аксымында аминокислоталар бар, алар сезнең организмны авыру тудыручы микроорганизмнардан саклый.

4. Фасоль (ак, кызыл)
Фасоль цинкка бай. Ул иммун системасын ныгыта һәм организмга токсиннар белән көрәшергә булыша. Цинк кытлыгы иммунитетның кимүенә китерергә мөмкин. Вирус белән көрәшү өчен сездә көчле иммунитет булырга тиеш. Сез шулай ук, организмда цинкны арттыру өчен, ит һәм кош ите куллана аласыз.

5. Су
Сыеклыкны (чәй, үлән яки яшел чәй, су - эчә торган, минераль һәм шыксыз эчемлекләр) мөмкин кадәр күбрәк эчегез. Вирус белән көрәшкәндә, организм күпләп су югалта. Аны кире кайтару өчен сез җиләк-җимеш сутлары, компотлар, морслар, яшелчә соклары кулланырга һәм көн саен 3-5 литр су эчәргә тиеш.

 

Фото:  fotostrana.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: