+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 февраль 2022, 11:20

Сарымсакны көн дә ашагыз!

Табиблар аның тагын бер файдалы үзенчәлеген ачкан.

Сарымсакны көн дә ашагыз!
Сарымсакны көн дә ашагыз!

Бөекбритания табибы Сара Брюэр рационга көн дә сарымсак кертергә тәкъдим итә. Бу кандагы шикәр дәрәҗәсен тиз арада киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Бигрәк тә ул шикәр чире белән авыручылар өчен файдалы. Белгеч сүзләренә караганда, аның составында аджоен бар. Бу матдә кандагы шикәр дәрәҗәсен 25 процентка киметергә сәләтле. Шулай ук ашларга сарымсак мае да өстәргә була. Ризык глюкозаны үзләштерүне арттырачак.

Моннан тыш, сарымсак “начар” холестерин белән көрәштә дә ярдәм итә. Моның өчен тәүлегенә ике-өч тырнак ашау да җитә.
Начар холестериннан котылу нәтиҗәсендә инсульт яисә йөрәк өянәгенең үсеш куркынычы 25 процентка кими.

Билгеле булуынча, сарымсак эчәклектә бифидобактерияләр булдыруга да ярдәм итә. Ул, шулай ук, микрофлораны нормальләштерә.

Фото: proroslo.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: