— Пособие күләме уртача айлык керемнең 40 процентын тәшкил итә. Шунда ук барлык өстәмәләр дә керә: төньяк коэффициенты, сыйныф җитәкчелеге, гыйльми дәрәҗә, категория өчен өстәмәләр һ. б.
Сез пенсия калькуляторыннан файдалана аласыз. Түләүләрне Пенсия фонды сайтында исәпләп була. Моның өчен “Электрон сервислар” бүлегенә керергә һәм анда “Пенсия калькуляторы”н табарга кирәк.