

Теплицада үстерү өчен помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчәләрнең бер өлешен февраль башында ук утыртырга мөмкин. Бакча эшләре башкарганда Айның нинди йолдызлыкта булуына да игътибар итәргә кирәк. Бу атнада утырту эшләре өчен уңышлы көннәр башлана. 7-9 февральдә үсеп килүче Ай Үгезбозау йолдызлыгында булачак, димәк, җиң сызганып эш башлый аласыз.
Ә менә 12-14 февральдә помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучылар мул уңыш алуында шик юк. Бу көннәр февральдә чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала, чөнки үсеп килүче Ай Кысла йолдызлыгында булачак.
Иртә уңыш алу өчен помидорның “Сибирская скороспелая”, “Андромеда”, “Малиновый сюрприз”, “Розовое чудо”, “Пышка” кебек иртә өлгерә торган сортларын сайларга кирәк.
Теплицада помидорның индетерминант типтагысын үстерәләр. Помидорлары эре, итләч һәм бик тәмле була. Әлбәттә, һәр бакчачының үзенең яраткан сортлары була. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучылар теплицада “Розовая мечта”, “Орлиное сердце”, “Розовый гигант”, “Сахарный гигант”, “Гигант лимонный”, “Желтый гигант”, “Уральский гигант” кебек сортларны үстерә ала. Аларның помидорлары эре, итләч була һәм уңышны да күп бирә.
Вак помидор яратучыларга “Клубничка”, “ Финик сибирский”, “Синяя гроздь”, “Черная гроздь”, “Детская радость” сортларын утыртырга мөмкин. Алар ашарга да тәмле, табындагы ризыкларны бизәү өчен дә бик матур.
Фото: news.1777.ru