

Кайбер эчемлекләр корсак тирәсендәге майны яндырырга ярдәм итми, ә бары тик авырлык артуга гына йогынты ясый. Ризыкка тартылуны чикләүче, метаболизмны яхшыртучы, майдан тизрәк котылырга ярдәм итүче эчемлекләр дә бар.
Белгечләр сүзләренчә, корсакта май яндыруга йогынты ясаучы эчемлекләр бар. Аларга түбәндәгеләр керә: калориясе булмаган су; кофеин һәм катехиннары булган яшел чәй. Алар майлар оксидлашуны көчәйтергә ярдәм итә. Шулай ук бик каты булган кара чәй, каһвә һәм протеин коктейльләре.
Фото: presentman.ru