+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 февраль 2022, 12:52

Үпкә эшчәнлеген тергезү өчен помидор ашагыз

Коронавирус белән авырганнар да бу киңәшкә колак салсын иде.

Үпкә эшчәнлеген тергезү өчен помидор ашагызҮпкә эшчәнлеген тергезү өчен помидор ашагыз
Үпкә эшчәнлеген тергезү өчен помидор ашагыз

Медицина фәннәре докторы, врач-диетолог Михаил Гинзбург үпкә өчен иң файдалы продукт турында сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, помидор турында сүз бара. Эксперт Кытайдан галимнәрнең тикшерү нәтиҗәләрен китерде. Анда үпкә авыруынннан интеккән тәмәке тартучылар катнашкан. Тикшерү помидорның сулыш алу системасын тергезүгә ярдәм итүен күрсәтте. "Әгәр көненә ике помидор булса да куллансак, үпкә функцияләрен тергезү шактый тизләтеләчәк", - дип аңлатты Гинзбург.

Табиб шулай ук томатларның өлкән кешеләргә файдалы булуын өстәде. "Томатлар үпкәнең яшь инволюциясеннән саклый", - дип белдерде ул. Диетолог ачыклаганча, өлкәннәрнең сулыш алу яки үпкә-йөрәк эшчәнлеге начараланырга мөмкин. Шул сәбәпле помидорны теләсә нинди төрдә кулланырга кирәк.

Фото: ezoterkin.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас