+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
12 февраль 2022, 11:45

Бу ялларда утырткан помидорлар мул уңыш бирәчәк

12-14 февраль бакчачылар өчен иң уңышлы көннәр санала.

Бу ялларда утырткан помидорлар мул уңыш бирәчәкБу ялларда утырткан помидорлар мул уңыш бирәчәк
Бу ялларда утырткан помидорлар мул уңыш бирәчәк
Үсеп килүче Ай шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбедә Кысла йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү өчен бу айда иң уңайлы көннәр санала.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борыч кебек яшелчә орлыкларының беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчәккә төренеп утырачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 16 февральдә, ягъни Ай тулган көнне, орлык утырту, күчереп утырту, тукландыру кебек эшләрне башкарырга ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

Кышның соңгы аенда, шулай ук, 22-23 февраль утырту эшләре өчен уңайлы көннәр булачак.

 
 
Фото: hameleone.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас