+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
23 февраль 2022, 02:35

Кредит бирмиләр....

— Мин, кредит алып, шуның ярдәмендә элек­келәрен рефинансларга телим, ләкин минем вакытында түләмәгән чакларым булды, кредитларым да күп. Барысын да бергә ябып куеп, бер кредитны гына түләп барыр идем. Ләкин, күрәсең, кайчакта вакытында түлә­мәгән өчен миңа кредит бирмиләр. Кредит тарихын ничек яхшыртып була?

Кредит бирмиләр....Кредит бирмиләр....
Кредит бирмиләр....
— Әгәр сезнең кредит тарихында “просрочка” турында мәгълүмат бар икән, сезгә кредитны вакытында түләү буенча финанс тәртибен яхшыртырга кирәк. Моның өчен кредит картасын рәсмиләштерәсез һәм вакытында түләп барасыз.
Яисә зур булмаган суммада кредит алыгыз һәм аны вакытыннан алда ябыгыз һәм шулай берничә тапкыр эшләп карагыз. Шул рәвешле сезнең кредит тарихыгыз нормальләшүе мөмкин, дип киңәш итә белгечләр.
Ә иң яхшысы — “просрочка”ны бөтенләй булдырмаска. Банклар алдында бер дәрәҗәң төшсә, аны тергезүе авыр.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас