+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 февраль 2022, 12:10

Йомырка ашап, чирли күрмәгез!

Табиб-диетолог бу ризыкны әзерләүнең иң зарарлы ысулы турында сөйләде.

Йомырка ашап, чирли күрмәгез!
Йомырка ашап, чирли күрмәгез!
Табиб-диетолог Михаил Гинзбург йомырканы әзерләүнең нинди ысулы файдалы булуы турында сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, колбаса белән бергә кыздырылган йомырка зыянлы булырга мөмкин. Кайбер кешеләргә бөтенләй йомырканы алай әзерләп ашарга ярамый. Табиб билгеләвенчә, тикшеренүләр буенча, тәүлегенә 50 грамм кыздырылган колбаса белән йомырка куллану ашказаны асты бизе һәм юан эчәкнең яман шеше кебек төрле авыруларның килеп чыгу куркынычын арттыра. Гинзбург мондый ризык атеросклерозны көчәйтергә мөмкин, дип тә белдерә.
Диетолог ит белән кыздырылган йомыркаларны артык күп кулланмаска киңәш итә. Бу ризыкны “пашот” йомыркасы ысулы белән әзерләү яхшырак, дип ассызыклый табиб.

“Пашот” йомыркасы — кабыксыз гына кайнар суда пешерелгән йомырка. Аның агы шактый каты булып пешә, ә менә сарысы — йомшак һәм куе крем сыман килеп чыга.

 
 
Фото: sodasifon.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: