+11 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 март 2022, 09:25

Тәмәке тарту – үзеңә кабер казу

Тәмәке тарту 25тән артык төрдәге авыруга сәбәпче булып тора.

Тәмәке тарту – үзеңә кабер казу
Тәмәке тарту – үзеңә кабер казу

Күпчелек тәмәкече начар гадәткә 18 яшькә кадәр үк өйрәнә. Гаиләдә әти-әни тәмәке тарта икән, балаларның да тәмәкече булу ихтималы зур. Соңгы елларда хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар арасында тәмәке тартучыларның артуы күзәтелә.

Тәмәке тартучы, үз сәламәтлегенә зыян китерүдән тыш, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә саулыгын куркыныч астына куя. Тик күпләр моны бөтен тулылыгы белән аңлап бетерми. Эштә, урамда, рестораннарда, җәмәгать урыннарында бик күпләр, үзләре тәмәке тартмасалар да, аның төтенен иснәргә мәҗбүр. Тәмәкедә ацетон, никотин, кадмий, ДДТ һәм башка төрле агулар бар.

Тәмәке белән бәйле яман гадәт кешене үзенә һаман ныграк бәйли, тәмәке төтене аның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Кеше тәмәке тарта, ә тәмәке, үз чиратында, кешенең сәламәтлеген тартып ала. Әгәр кешеләр тәмәке тартуны ташласа, уртача гомер озынлыгы күрсәткече артыр иде. Мәсәлән, үпкә авыруларыннан үлүчеләр саны - 10 процентка, сулыш юлларындагы яман шештән - 19, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр 26 процентка кимер иде.

Тәмәке тарту - эчкечелек, наркомания, токсикомания кебек үк авыру. Авыру соңгы стадиягә җитсә, аны дәвалау да бик авырлаша. Шуңа күрә беренче тәмәкене кулга алмау мөһим, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: