+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 март 2022, 11:56

Сәламәтлек эликсирын ничек ясарга?

Даруны үзебез ясыйк!

Сәламәтлек эликсирын ничек ясарга?
Сәламәтлек эликсирын ничек ясарга?

Әлеге даруны Германиядә уйлап тапканнар. Эчемлек сарымсак, имбирь, лимон һәм судан әзерләнә.

Ул кан тамырларының томалануын дәвалый, кандагы холестерин күләмен киметә, салкын тигәннән булыша, иммунитетны ныгыта, бавырга организмны чистартырга ярдәм итә. Шулай ук арыганлыкны бетерә, инфекцияләрне юк итә.

Сәламәтлек эликсирын ясау өчен дүрт баш сарымсак, дүрт лимон, кечкенә генә имбирь тамыры, ике литр чиста су кирәк.
Лимонны юып турыйбыз. Сарымсакны чистартып, имбирь, лимон белән бергә блендерда изәбез.
Массаны металл савытка салып, өстенә ике литр су агызабыз да ут өстенә куябыз. Болгатып торып, кайнап чыгар алдыннан ут өстеннән алабыз. Суынгач, сөзеп алып, пыяла шешәгә тутырабыз. Даруны һәр көн ашарга ике сәгать кала эчәбез. Сарымсак исе килә дип борчылырга кирәкми, ул исне лимон бетерә.

Фото: subscribe.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: