Үсеп килүче Ай җомга, шимбә һәм якшәмбедә Кысла йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү, февральдә утырткан үсентеләрне күчереп утырту өчен бу айда иң уңайлы көннәр санала.
Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр гыйнвар һәм февраль айларында помидор, баклажан, татлы борыч кебек яшелчә орлыкларының беркадәр өлешен утыртты инде. Шулай ук, чәчәк орлыкларын да иртәрәк утыртучылар бар. Бу эшне мартта башкарырга гадәтләнгән бакчачылар өчен бүгеннән иң уңышлы көннәр башланды һәм ул 13 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бигрәк тә тозлый торган помидорлар утырту өчен уңышлы вакыт булачак.
Иртә уңыш алу өчен помидорның “Сибирская скороспелая”, “Андромеда”, “Малиновый сюрприз”, “Розовое чудо”, “Пышка” кебек тиз өлгерә торган сортларын сайларга мөмкин.
Бакчачыларга тагын бер киңәш: 18 мартта, ягъни Ай тулган көнне, орлык утырту, күчереп утырту, тукландыру кебек эшләрне башкарырга ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.
Фото: ogorod.ru