— Әгәр сез ирегезнең милегенә мираска кергәнсез икән, димәк, сезгә аның кредит буенча бурычларын мирас итеп алынган милекнең бәясе күләмендә түләргә туры киләчәк. Юристлар, гадәттә, мондый киңәш бирә: әгәр кредит шактый зур икән, мираска кермәвегез хәерле. Ул вакытта мәрхүм ирегезнең кредитын түләүне таләп итә алмаячаклар.
Русия Гражданнар кодексының 1175 мәддәсендә варисларның мирас калдыручының бурычлары буенча җаваплылыгы турында әйтелә:
1. Мирас кабул иткән варислар мирас калдыручының бурычлары буенча уртак җаваплылыкка ия (323 мәддә).
Варисларның һәркайсы үзенә күчкән мирас бәясе чикләрендә мирас калдыручының бурычлары буенча җавап бирә.