+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 март 2022, 10:05

Каен бөресе җыеп калыгыз!

Аның күп авырулардан файдалы булуы электән үк билгеле.

Каен бөресе җыеп калыгыз!
Каен бөресе җыеп калыгыз!

Медицина максатларында каенның бөреләрен, яфракларын, каен суын, агачыннан алына торган дегет һәм күмерен файдаланалар. Бөреләрендә 6 процентка якын эфир мае бар, аның составына бетулен һәм бетуленол, сесквитерпеннар керә. Яфракларында бетулоретин һәм аскорбин кислоталары, сапониннар, эфир мае, гиперозид һәм дуплау матдәләре булуы ачыкланган.

Каен бөреләрен (төнәтмә һәм кайнатмаларын) бронхит һәм трахеитлар вакытында - дезинфекцияләү һәм какырык чыгаргыч чара буларак, йөрәк авыруларыннан килеп чыккан шешенүләрне дәвалау өчен - бәвел кудыргыч (бөерләр начар эшләгәндә аларны файдаланырга ярамый), бавыр һәм үт юллары авыруларыннан кулланалар.

Бөреләр вак яраларны, пешкән, чиләнгән урыннарны тизрәк төзәтү өчен гигиеник ванналар ясаганда кулланыла. Аларны зәңгелә һәм гиповитаминозларга каршы да файдаланалар.

Төнәтмә әзерләү өчен 10 грамм бөрегә бер стакан су салып, 15 минут кайнаталар. Көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Каен бөреләрен кыш көне һәм яз башында, алар бүртә башлаганда ботакчыклары белән бергә җыялар. Аларны ачык һавада, яки 25-30 градус җылылыкта киптергечләрдә киптерәләр, аннары бөреләрен аерым җыеп алалар.

 

Фото: subscribe.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: