-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 апрель 2022, 10:25

Контракт хезмәтеннән качкан идем...

— Хәрби хезмәткә алынгач, 1,5 ел хезмәт иттем дә контракт төзедем. Контракт буенча 4 ай хезмәт иттем һәм, эштән китүгә гариза язмыйча, частьны ташлап киттем. 16 ел үтте, исәпкә басмадым. Инде нәрсә эшләргә? Хәрби билет югалган. Моның өчен нинди җаваплылык каралган?

Контракт хезмәтеннән качкан идем...
Контракт хезмәтеннән качкан идем...
— Сезнең гамәл Русия Җинаять кодексының 338 мәддәсе буенча квалификацияләнә:
Дезертирлык, ягъни хәрби хезмәттән качып калу максатында часть яисә хезмәт урынын үз белдегең белән калдыру, шулай ук шул ук максатларда хезмәткә килмәү җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный.
Хезмәт буенча ышанып тапшырылган корал белән дезертирлык, шулай ук оешкан төркем белән алдан сүз куешу буенча бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган дезертирлык өчен ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Әгәр Сез эзләүгә игълан ителгән булсагыз һәм яшеренеп йөрсәгез, җаваплылыкка тарттыру срогы (давность) бетми. Шулай булгач, җаваплылыктан качып булмаячак.
Хәрби эшләр буенча адвокат ялларга киңәш итәбез.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас