+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 апрель 2022, 11:50

Соң утырткан помидорлар чыдам була

Апрельдә үсентеләр утырту эшләре өчен уңышлы көннәрне искә алыгыз.

Соң утырткан помидорлар чыдам була
Соң утырткан помидорлар чыдам була
1 апрельдә яңа ай туды, димәк, 15 апрельгә кадәр бакча эшләре белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы көннәр булачак.

Бүген, 4 апрельдә, үсеп килүче Ай — Үгезбозау, ә менә 8-9 апрельдә Кысла йолдызлыгында булганда чәчү, күчереп утырту өчен иң уңышлы көннәр санала. Бу көннәрдә чәчкән, утырткан яшелчәләр мул уңыш бирәчәк, ди тәҗрибәле бакчачылар.

4, 8-9, 13-15 апрельдә кыяр, ташкабак, базилик, иртә өлгерә торган помидор утырту өчен аеруча уңышлы көннәр. Помидор өчен соң инде димәгез, соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк тә. Бу вакытта утырткан орлыклардан нык һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук иртә утырткан помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.

Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен рассаданы аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән рассада җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый.
 
Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.

 
Фото: kakpolivat.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: