+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 апрель 2022, 15:21

Кашыклар янына акбур салыгыз!

Акбурны хуҗалыкта төрлечә кулланып була.

Кашыклар янына акбур салыгыз!
Кашыклар янына акбур салыгыз!

Акбур хуҗалыкта зур ярдәмче булырга мөмкин. Аның нинди “сәләтләр”гә ия булуын беләсезме?

1. Майлы тапка акбур сөртеп, 10 минутка калдырсаң, ул тиз юкка чыгачак. Аннары әйберне гадәти ысул белән юарга мөмкин.
2. Ак күлмәкләрне юар алдыннан якаларына акбур сөртегез. Шул рәвешле тукыманың саргаюыннан качарсыз һәм күлмәкне ап-ак итәрсез.
3. Замш итекләрдә май табы барлыкка килсә аңа да акбур сөртеп, төнгелеккә калдырыгыз. Иртәнгә тап юкка чыгачак
4. Керләр кәрзинендәге исне дә акбур бетерә.
5. Ялтыравык кашык-калаклар янына акбур салыгыз. Бу аларның ялтыравын озакка саклап калырга ярдәм итәчәк - акбур көмешне һәм мельхиорны дымлылыктан саклый.
6. Бизәнгечләр янына да акбур салыгыз. Бу аларның каралуын булдырмый.
7. Түшәмдәге, стеналардагы тапларны да акбур ярдәмендә яшереп була.
8. Кырмыскалар акбур сызылган урыннарны яратмый. Бөҗәкләр белән үзегез арасында акбур ярдәмендә чик сызыгыз.
9. Акбур тырнакларны да агарта.
10. Ачкыч йозакта авыр әйләнсә, аңа акбур сөртегез. Акбур йозак эчендәге дымны үзенә алачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: