

Ел саен дөньяда үпкә рагыннан 1,2 миллионга якын кеше үлә. Аларның күбесе тәмәке тартучылар. Әмма чир бер тапкыр да тәмәке тартмаган кешеләрне дә сагалый. Бу авырудан вафат булучыларның 20 проценты — тартмаучылар. Тәмәке тартмаучы сарымсак ашап яман чир куркынычын 44 процентка киметә ала.
Сарымсакны вак итеп тураганнан соң, берникадәр тотарга кирәк. Шул арада аның антиоксидант үзлеккә ия аллицин матдәсе бүленеп чыга, нәтиҗәдә, аның яман шешкә каршы көче тагын да арта. Сарымсак, ракны кисәтүдән тыш, салкын тию һәм бактериаль инфекцияләргә каршы торырга да ярдәм итә, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".
Фото: pixabay.com