

— Хәрби хезмәткәр командованиенең боерыкларын үтәргә тиеш. Берничә баласы булу аны хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан алып калу өчен нигез була алмый. Әгәр хәрби хезмәткәргә аны махсус операциядә яки хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен җибәрү турында боерык килсә, аның андый вазыйфадан читләшергә хокукы юк.
Законда Сезнең сорауга конкрет җавап булмаса да, часть командованиесе анык хәлләрдән чыгып эш итәргә тиеш. Аларга мөрәҗәгать итегез һәм, гаилә хәлләре белән бәйле, ирегезне хәрби хәрәкәтләргә җибәрми торуларын үтенегез.