+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 Апреля 2022, 13:20

Су эчеп интекмәгез

Тәүлегенә ике литр ярым су эчәргә кирәк дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Су эчеп интекмәгезСу эчеп интекмәгез
Су эчеп интекмәгез

Бу универсаль норма түгел, азрак эчәргә була, ди табиб-терапевт, «Доктор янәшәдә» медицина сервисы консультанты Мария Сергеева.

Әгәр кешегә эссе һәм ул сусый икән, суны ихтыяҗдан чыгып эчәргә кирәк — үзеңне чикләргә кирәкми. Әмма көненә кимендә сигез стакан су эчәргә кирәк дигән киң таралган миф һәрвакыт урынлы түгел, организм кирәкле сыеклыкны башка продуктлардан да ала.

«Су балансын ризык (җиләк -җимеш, яшелчә, ашлар һ.б.) ярдәмендә дә тулыландырырга мөмкин, шуңа күрә сигез стакан су турында киңәш — универсаль түгел, һәр кеше өчен сыеклык нормасы индивидуаль», - дип белдерде табиб.

Өстәмә сыеклыкны шулай ук чәй, сок яки компот кулланып алырга мөмкин, дип ассызыклады белгеч.

Фото: vse-pro-ogorod.sqicolombia.net

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас