+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 апрель 2022, 10:20

Бәрәңге орлыгын алдан хәстәрлик!

Бәрәңге уңышын мөмкин кадәр иртә аласыгыз килсә, берничә киңәшкә колак салыгыз.

Бәрәңге орлыгын алдан хәстәрлик!
Бәрәңге орлыгын алдан хәстәрлик!
Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Тик шуны искә алыгыз: бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз.

“Язның бер көне елны туйдыра” дигән вакытны бакча тотучылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.

Халык сынамышларына караганда, тузганакның сары чәчәге, яки каенда яфрак күренә башласа, бәрәңгене утыртырга була да инде. Быел апрельдә көннәр салкынча тора әле, һава температурасы көндез 15 градустан артмый. Шулай да синоптиклар алдагы көннәргә уңай фаразлар бирә. Димәк, утырту эшләренә дә озак калмады.

Ай календаре буенча тамыразыкларны Ай кимегән көннәрдә утыртырга киңәш итә. 26-27 апрель, 1-2, 5-7, 10-12 , 15, 19-20 май бәрәңге утырту өчен уңайлы көннәр санала.

 
 
Фото: domstrousam.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: