Суганның кеше организмы өчен бик файдалы булуын күпләр беләдер. Шуңа да бакчачылар иртә яздан көзгә кадәр аның берничә төрен үстерә.
Батун суган — күпьеллык. Ул туклыклы матдәләрне туфракта кышлаучы суганнарында туплый. Бакчада кар эреп бетү белән үк аның яшел кыяклары күренә башлый. Полиэтилен япмалардан файдаланганда күпьеллык суганнарда яшел кыяклар чыгу шактый тизрәк чыга. Батун суганны рәтләр белән 20 сантиметр ара калдырып чәчәләр. Орлыкларны черемә белән күмдереп чыгалар. Күпьеллык өчен аны июльдә чәчеп куялар. Иртә яздан полиэтилен астына чәчкәндә беренче тапкыр августта җыялар. Киләсе язга ул үзе чыга. Бер урында бу суганны ике-өч ел үстерергә мөмкин.
Шнитт суган каурыйсыман йомшак кыяклы, аны иртә яздан көзгә кадәр ашарга ярый. Бу суган кыска гына тыгыз кыяклар булып үсә, алсу-аксыл-шәмәхә төстәге матур чәчәкләр дә чыгара. Шнитт суган утыртасы урынны тирән итеп казыйлар һәм бер квадрат метрга биш-алты килограмм тирес кертәләр. Орлыкларны яз көне чәчәләр. Соң чәчеп, үсемлек бер-ике кыяк кына чыгарып өлгергән булса, кышын өши. Өч-дүрт еллык суганны төпләре белән бүлгәләп тә утыртырга да була.
Слизун суган — шулай ук күпьеллык үсемлек. Аны бер урында алты-җиде ел үстереп була. Слизун суганның кыяклары яссы, киң, йомшак, сусыл, озак катмый һәм тупасланмый, тәме дә артык ачы түгел. Аның кыяклары витаминнарга, төрле тозларга бай, тимер аеруча күп. Азканлылык авыруы вакытында файдасы тия. Слизун суган - салкынга чыдам, дым яратучан үсемлек. Аны язын яисә җәй көне, август башыннан да соңга калмыйча, чәчәләр. Тишелеп чыккач, үсемлекләрне сыер тизәген 1:8 нисбәтендә суга бутап, өстәмә тукландыралар. Яшь суганны иртәрәк алу өчен язын туфрак җылына башлаганчы ук полиэтилен белән каплыйлар.
Күпьяруслы суганны "мисыр суганы", "мөгезсыман суган" дип тә йөртәләр. Суганның кыяклары язгы кояш карау белән күтәрелеп китә, полиэтилен астында аеруча тиз үсә. Кыяклары тәмле, сусыл, аларда 80-90 процентка кадәр С витамины бар. Бу суган 40 градус суыкта да өшеми.
Фото: Pinterest