+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 апрель 2022, 11:15

Бакчагызда зелпе үстерәсезме?

Беренчеләрдән өлгерүче бу җимешнең авитаминоз вакытында организмга ярдәме аеруча зур.

Бакчагызда зелпе үстерәсезме?
Бакчагызда зелпе үстерәсезме?
Зелпе (жимолость) куагы майда ук чәчәк ата, июнь башында җимеш бирә башлый. Халык медицинасында җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Бакчада иң иртә өлгерә торган файдалы җимешнең яз витаминнар җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме зур. Аларда шактый гына микъдарда С витамины, 4,5 процентка кадәр шикәр һәм 1 процентка кадәр органик кислоталар була. Тәмле әчкелтем җимешләрне яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләренә шикәр бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.

Зелпе дару ясый торган үсемлек буларак та билгеле. Ул —зәңгеләгә каршы менә дигән дару. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты — төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә кайнатмасы төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла. Яңа җыелган зелпе җимешләре салып пешерелгән чәй тәмле дә, файдалы да. Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар.

Зелпенең җимешләрен — өлгереп җиткәч, ә яшь ботакларын, яфраклары белән бергә чәчәк ату вакытында җыялар. Ул ботакларны күләгәдә киптерәләр.

Әгәр сезнең бакчада зелпе үсми икән, бу куакны язын утыртырга тырышыгыз. Җимешне мул бирсен өчен ике-өч куакны рәттән утыртырга киңәш ителә.

Фото: liubimyi-sad.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: