Беркөн табикмәк ашыйсы килеп китте. Әзерләсәм, төнгелеккә әчетергә куеп ятам мин аны. Ә монда - хәзер кирәк, тәмле кирәк! Бик җайлы һәм тәмле тәбикмәк рецептын таптым бит тәки! Баксаң, суыткычыңда кефир гына булсын икән.
✓Бер пакет (430 грамм) 3,2 процентлы кефирны болгата-болгата азрак җылытып алдым.
✓Җылы кефирга 1 стакан манный ярмасы салып болгатып,15-20 минутка калдырып тордым.
✓1 чәй калагы тоз (тигез генә!),
✓1 аш кашыгы шикәр комы,
✓ 0,5 стакан он,
✓1 аш кашыгы үсемлек мае,
✓1 йомырка,
✓чәй калагы очында сода салып болгаттым да пешерә дә башладым.
Табадан ала тордым, сыпырта тордым.
Ә бүген кунаклар килде. Әнә, атларын тугаралар. Кая минем кефир?!