+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 апрель , 15:20

Йошта - витаминнар хәзинәсе!

Йошта — бакчаларда сирәк очрый торган бик файдалы җимеш куагы. Аны бүгеннән утыртсагыз, киләсе елга мул уңыш бирәчәк.

Йошта - витаминнар хәзинәсе!
Йошта - витаминнар хәзинәсе!
Хәзер бакчачылар нинди генә җимеш агачлары һәм куаклары үстерми! Йошта — соңгы елларда бакчаларда очрый башлаган гадәти булмаган җимеш куагы. Бу — карлыган һәм крыжовник гибриды, бик матур куак, беренче карашка карлыганга охшап тора. Крыжовниктан аермалы буларак, аның кулларга кадала торган энәләре юк.

Йошта бик чыдам, бездәге кырыс кышларны да җиңел кичерә. Бу җимеш куагы, шулай ук, корылыкка чыдам, талпан, бет һәм төрле авырулар белән зарарланмый. Бакчачылар аны җимешләре эре, йомшак булганы, коелмаганы өчен ярата. Ул уңышны да бик тиз бирә башлый, утыртканнан соң икенче елга тәмле җиимешләре белән сыйлый.

Иң мөһиме - аның җимешләре бик файдалы: йоштада аскорбин кислотасы, ягъни С витамины крыжовникка караганда 1,5 тапкыр күбрәк. Ул үзендә шикәр күплеге белән дә аерыла, кайчагында ул 7 проценттан артып китә. Аның яңа гына өлгергән җимешләрен күбрәк ашарга тырышыгыз, ул ашказаны һәм эчәк авыруы булган кешеләр өчен дә файдалы. Шулай ук кан әйләнешен яхшыртырга, организмнан төрле шлаклар һәм токсиннарны, авыр металл һәм хәтта радионуклидларны чыгарырга ярдәм итә.

Хуҗабикәләр йоштадан кайнатма, сутлар, компотлар, джем, повидло, желе ясый. Кышкылыкка аз гына шикәр комы кушып, туңдыргычка куйсаң, барлык файдалы матдәләре саклана. Җимешләрен киптереп тә куярга була, кышкы вируслы авырулар таралган чорда витаминга бай җимешләре иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән саклый, организмга ярдәмгә килә.

 


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в