+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 Май 2022, 10:00

Карабодайны ничә ел саклап була?

Карабодай ярмасын ничә ел саклап була? Түбәндә сүз шул хакта.

Карабодайны ничә ел саклап була?
Карабодайны ничә ел саклап була?

Карабодай ярмасы ике елга кадәр саклана ала, диләр. Ләкин моның өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

Карабодай ярмасында да, он эчендә дә, вакытлар үтү белән, личинкалар һәм бөҗәкләр барлыкка килергә мөмкин. Әмма герметик савытларга салe аларны саклау вакытын озайтачак, дип билгели белгечләр.

Карабодайны озак сакларга кирәкми, вакыт узу белән аның тәме югала. Белгечләр фикеренчә, ярмаларны күпләп сатып алу мәгънәсез. Ләкин әгәр дә сез ярмаларның зур запасларын сатып алырга ниятләсәгез, төргәктә күрсәтелгән продуктның яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәк.

Шулай ук озак вакыт дәвамында сакланырга һәм кулланырга мөмкин булган азык-төлеккә он, консерва, бал һәм туңдырылган ярымфабрикатларны кертергә мөмкин.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: