+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 Май 2022, 12:15

Рәшәткәгез ялтырап торачак!

Май бәйрәмнәре шашлыксыз буламы соң? Тик соңыннан ит кыздырган рәшәткәне ничек тазартырга? Аны юуның тиз һәм уңайлы бер ысулы бар.

Рәшәткәгез ялтырап торачак!
Рәшәткәгез ялтырап торачак!

Май бәйрәмнәре шашлык белән дә сыйлана торган күңелле вакыт.


Һәр ихатада диярлек тирә-якка тәмле исләр таратып, шашлык кыза. Тик аны пешергәннән соң, рәшәткәләрне юу гына бик мәшәкатьле. Шулай да аны юуының җиңел генә ысулы бар икән.


Башта рәшәткәләрнең суынганын көтәргә. Шул арада рәшәткә сыярлык пакет әзерләп куярга һәм аның эченә сыек сабын, яисә савыт-саба юу өчен сыекча салырга кирәк. Пакет урынына пленка да кулланырга була.


Сыекчаны пакет буйлап таратырга, рәшәткәне салгач, пакетны тоткасыннан яхшылап бәйләп куярга. Шулай иртәнгә кадәр урамда калдырырга була.
Әгәр рәшәткәгез нык карайган һәм майлы булса, бер-ике көн пакетта тотыгыз. Аннан пакеттан алып, су астында губка белән юасы гына кала.
Ул чип-чиста булып, кояшта ялтырап торачак.

Фото: youtube.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: