+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 Май 2022, 11:45

Тел йотарлык чәй әзерли беләсезме?

Тиздән эссе көннәр килер дип ышаныйк. Суыткычтан нәрсә алып эчәргә дип баш ватмас өчен без сезгә озак саклана торган бик тәмле салкын чәй әзерләп куярга киңәш итәбез.  

Тел йотарлык чәй әзерли беләсезме?
Тел йотарлык чәй әзерли беләсезме?

3-4 алма, бер лимон, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 таякчык корица һәм бер аш кашыгы канәфер кирәк.

Иң башта духовканы 100 градуска җылытырга куегыз. Ул арада алманы шакмаклап турыйбыз һәм, тирән табакка салып, өстенә бер лимонның сутын сыгабыз. Шикәр комы салып болгатабыз да, табага юка итеп җәеп, духовкага куябыз. Ул шунда сәгать ярым кибәргә тиеш.

Аннан соң табаны духовкадан алып, алманы бушатмыйча гына шунда суынырга калдырыгыз. Бу әле тагын кибәргә мөмкинлек бирә. Корица белән канәферне дә 2-3 минут духовкага куеп киптереп алыгыз да төеп ваклагыз. Кофетарткыч кулланырга да мөмкин.

Тәмләткечләрне, алманы 50 грамм кара чәй белән болгатып, нык капкачлы банкага бушатыгыз. Бер-ике атнадан алмалы чәй әзер була. Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: omsk.podarichai.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: