— Юк, бу мөмкин түгел. Русия Гаилә кодексының 80нче мәддәсе нигезендә, ата-аналар балигъ булмаган балаларны гына асрарга тиеш. Әгәр сез балигъ булгансыз икән, автоматик рәвештә мондый процедурага хокукыгызны югалтасыз.
Аның каравы, 18 яшьтән сез үзегезнең паспорт мәгълүматларын үзгәртергә, шул исәптән исемегезне яки әтиегезнең исемен алыштырырга хокуклы. Моның өчен теркәлү урыны буенча ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.