-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 Май 2022, 10:55

Һәр куакның үз урыны бар

Бакчадагы күләгә урыннарга нәрсә утыртырга белмисезме? Берничә киңәш сезгә ярдәмгә килер.

Һәр куакның үз урыны бар
Һәр куакның үз урыны бар
Бакчада аллы-гөлле чәчкәләр белән бергә төрле декоратив куаклар да үстерү бакчачылар арасында популярлашып китте. Игътибар иткәнегез бардыр, мөгаен, каралган бакча әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Кайсылары җәй буена чәчкәгә төренеп утырса, кайсыларының яфраклары бик матур була, җимешләре күз явын алып торганнары да байтак. Бакчада куаклар гөрләп үссен өчен, аларның һәркайсына үз урынын табу бик мөһим.

Кояшта
Күпчелек куаклар якты, кояшлы урыннарны ярата. Әгәр бакчагызда көн буена кояш төшә торган ачык урыннар бар икән, анда агачларның корылыкка чыдам төрләрен утыртыгыз. Андыйларга миндаль, барбарис, парк розалары, япон хеномелесы, ак дерен, камыр агачы, кизильник, спирея кебек эссегә чыдам куаклар керә.

Күләгәдә
Күләгә урыннарда күпчелек үсемлекләр тиешенчә үсәлми, шуңа да анда нәрсә утыртырга белми аптырыйбыз. Ә менә куакларның кайбер төрләре нәкъ шундый күләгә урыннарны үз итә. Мәсәлән, балан, снежноягодник, гортензиянең барлык төрләре, гаультерия, стефанандра, бересклет, ирга, вак чәчкәле клематислар.

Әче җирдә
Бака яфрагы, наратбаш, бөтнек, кузгалак, солы кебек үсемлекләр күпләп үскән җирдә әчелек күп була. Шуңа да андый урыннарда әчелек яратучы куаклар яхшы үсә. Рододендрон, гортензия, вереск, эрика, гаультерия кебек искиткеч матур чәчкәдә утыручы үсемлекләр утыртырга мөмкин.

Җилле урыннарда
Бакчада җил уйнап торган ачык урыннар да була. Күпчелек декоратив үсемлекләргә көчле җил аеруча зыянлы. Әгәр сез сирень, роза, япон хеномелесы, пион, рододендрон, клематис үстерергә телисез икән, җилсезрәк урын эзләргә туры килер. Шулай да җил исеп торган ачык урыннарда лапчатка, аю баланы, ак дерен, снежноягодник кебек куаклар үстерергә мөмкин.

Фото: sad-fialok.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: