-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 Май 2022, 17:10

Помидорга суны еш сипмәгез!

Болай эшләү яшелчәгә зыян гына китерә.

ogorodovedenie.ru
Фото:ogorodovedenie.ru

Кайбер бакчачылар помидор үсентеләрен теплицага чыгарып утырткач, көн дә мул итеп су сибеп бик ялгыша. Алай эшләгәндә яшелчәнең тамырлары төпкә китми, өстә генә үсә.

Помидорлар үсә барган саен, аларга суны аз итеп һәм ешрак сибәргә туры килә. Ә бу, үз чиратында, теплицада дымлылыкны арттыра. Нәтиҗәдә, төрле авырулар килеп чыга, яшелчәнең тәме үзгәрә. Андый хәл булмасын, дисәгез, үсентеләрне теплицага утыртканда мул итеп су сибәргә дә, 12-14 көн бөтенләй сипмәскә кирәк. Аның тамырлары, дым эзләп, түбәнгә китәчәк. Беренче җимешләр барлыкка килгәнче дымлылыкны булдырмаска тырышырга, ә менә помидорлары күренә башлагач, атнасына бер-ике тапкыр мул итеп су сибәргә дә була.

Үсентеләр теплицада бер ай чамасы үскәч, түбәндәге яфракларын йолкып ташларга кирәк. Бу эшне даими башкарып торырга, ә помидорлар пешә башлагач, өченче сабактан өстәге яфракларга тимәскә. Тик бакчачылар шуны истә тотсын: сабактагы барлык яфракларны да өзеп ташларга ярамый, чөнки ул җимешләрнең үсешенә зыян китерә! Сабакның өске өлешендә кимендә 15-20 яфрак калырга тиеш.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: