-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 Май 2022, 15:46

Тузганактан варенье кайнатабыз!

Тәмле дә, файдалы да кайнатма рецепты тәкъдим итәбез!

Тузганактан варенье кайнатабыз!
Тузганактан варенье кайнатабыз!

Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..

Кирәк булачак:
350 грамм тузганак чәчәге;
900 грамм шикәр;
150 грамм лимон;
1 литр су.

Әзерләү:
1. Әзерләнгән тузганакларны кәстрүлгә салып, өстенә салкын су коярга һәм 1 сәгатькә калдырырга. Аннары суны түгеп, өстенә яңа су салып, бер тәүлеккә калдыралар. Бу тузганакларның әче тәмен алачак.
2. Икенче көнне суын түгәргә һәм кире кәстрүлгә салырга.
3. Лимонның төшләрен алып турарга һәм тузганакка кушарга.
4. Катнашманың өстенә 1 литр су салып, талгын утта кайнатырга. Кайнап чыккач, янә 15 минут кайнатырга.
5. Арытаба кайнатманы берничә кат марля аша сөзәргә. Сыекчаны яңадан кәстрүлгә салырга һәм, өстенә шикәр салып, кайнап чыкканчы болгатып торырга. Аннары утны бераз киметеп, кирәкле куелыгын алганчы кайнатырга.
6. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кышкылыкка алып куярга да, әле үк чәй эчәргә дә мөмкин булган варенье әзер.

Фото: kartinki-cvetov.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: