+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 Май 2022, 16:16

Әби-бабайлардан калган хаталы фикерләр

Болай эшләргә ярамый!

Әби-бабайлардан калган хаталы фикерләр
Әби-бабайлардан калган хаталы фикерләр

БОРЫННАН КАН КИТКӘНДӘ БАШНЫ АРТКА ТАБА ТАШЛАРГА КИРӘК.
Еш кабатлана торган хата! Кан китүне туктату өчен башны бераз алга иеп, 5–10 минутка борынны кысып тотып торырга кирәк. Башны артка җибәрү исә кан китүне көчәйтә генә.

ПЕШКӘН ҖИРГӘ МАЙ, ЯКИ БӘРӘҢГЕ КУЯРГА КИРӘК.
Юк! Әбиләрдән калган бу рецепт турында онытырга кирәк. Май белән бәрәңге инфекция кертергә мөмкиннәр. Бердәнбер дөрес ысул: пешкән урынны авыртуы басылганчы краннан агып торган салкын су астында тотарга кирәк.

ЙӨРӘК АВЫРУЛАРЫ ҺӘМ АСТМА (БУМА ЮТӘЛ) БЕЛӘН ИНТЕГҮЧЕЛӘР СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕРГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ.
Киресенчә, йөрәк-кан авырулары вакытында спорт йөрәк һәм тамырларының эшчәнлеген көйли. Астма вакытында тын юлларының дренажын яхшырта.

Фото: vecer.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: