+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 Май 2022, 10:00

Башкортстанда виноградны ничек үстерергә?

Назлы культура виноградны үстерү буенча Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре киңәшләренә колак салсагыз, мул уңыш алырсыз.

Башкортстанда виноградны ничек үстерергә?
Башкортстанда виноградны ничек үстерергә?

Виноград – гаять тәмле һәм кеше организмы өчен файдалы җимеш, ул лиана сыман күпьеллык үсемлек. Башкортстанда виноград үстерү тәҗрибәсе уңай нәтиҗә бирде. Безнең шактый салкын кышны да виноградның аерым сортлары яхшы чыга, әйбәт үсә һәм республикада үсүче күп кенә җиләк-җимеш кебек үк югары уңыш бирә. Кайбер сортларның уңышы гектарыннан 100 центнерга кадәр җитә.

Галим Лидия Николаевна Стреляева Башкортстан җир эшкәртү һәм басу культуралары селекциясе фәнни-тикшеренү институтының Кушнаренко тәҗрибә бакчасында виноградның үсү үзенчәлекләрен тикшерде, республика шартларына яраклашкан яңа сортлар чыгарды.

Башкортстанда чыгарылган иң яхшы виноград сортлары: «Александр», «Василий», «Скороспелый №7-8», «Юбилейный», «Созвездие», «Вишневый»; республика шартларына күчереп үстерелгән, яраклаштырылган сортлар: «Алешенькин», «Мадлен Анжевин», «Линьян», «Жемчуг Сабо», «Маленгр ранний».

Виноград – җылы яратучы культура, шуның өчен аны утырту өчен бакчаның үтәли җил тимәгән, кояш төшә торган, җылы урыны сайлана. Виноградны койма, йорт яки хуҗалык бинасы буенда бер рәткә тезеп утыртырга мөмкин. Койма яки бина аны көчле җилдән саклар. Утыртыр алдыннан җирне тирән итеп (60 сантиметр) тулаем казып чыгарга кирәк. Шул рәвешле өске – уңдырышлы катлам аска төшә, ә аскы – уңдырышсызы өскә күтәрелә. Шулай ук казылган чокырга, бер квадрат метрга 35-40 грамм калийлы тоз һәм 60-70 грамм суперфосфат кушылган 3-4 килограмм тирес салына. Башкортстанда виноградны язын, гадәттә, туфрак 30 сантиметр тирәнлектә 7-10 градуска кадәр җылынгач утырталар. Бу май аеның беренче һәм икенче декадасына туры килә. Үсентене утыртыр алдыннан чыбыгында 2-3 «күз» калдырып кисәләр. Үсентенең тамырларын су, җир һәм черемәдән торган «балтушка»га урнаштыралар. Виноград куагын 40-45 сантиметр диаметрлы, 50 сантиметр тирәнлектәге чокырга утырталар. Чокырның уртасына таяк куела, үсенте өелгән йомшак туфракка урнаштырыла, тамырлары як-якка әйбәтләп куела. Чокырның яртысына кадәр җирнең уңдырышлы катламы салына, тыгызланып, 10-15 литр су сибелә. Су сеңеп беткәч, чокыр тулганчы туфрак салына. Моңардан соң тыгызларга кирәкми. Шулай итеп, җир өстендә бары тик бер генә бөре кала, үсентене 5-6 сантиметр җир белән күмәләр, черемә салалар. Бөреләр ачыла башлагач җирне таратырга мөмкин. Беренче елда 1-2 яхшы үренте булырга тиеш. Августның беренче көннәрендә астагы бөреләр җитлексен өчен үсентенең очын өзәләр.

Вегетация чорында беренче тапкыр – утыртканнан соң 2 атна үткәч, икенче мәртәбә - бер айдан соң, өченче тапкыр август башында су сибәләр. Су сибәр алдыннан үсенте янында 15-20 сантиметр тирәнлектә чокыр ясыйлар. Һәр су сипкәннән соң чокырга туфрак, черемә салып тигезлибез. Икенче мәртәбә су сипкәндә тирес суы белән өстәмә тукландырырга мөмкин. Бер үсемлеккә 0,5-1 чиләк эремә алына. Үсемлекнең төбен даими йомшартып, чүп үләннәреннән чистартып торырга кирәк.

Беренче көзге суыкларга кадәр, октябрьнең беренче декадасында, үсемлекнең чыбыгын җиргә бөкләп, 15-20 сантиметр калынлыгындагы туфрак катламы белән каплыйлар. Каплау өчен җирне читтәнрәк алалар, үсемлек яныннан алсаң тамыры туңу куркынычы бар. Кышын үсемлекне кар белән каплыйлар. Карны себертеп алып китмәсен өчен кар тоткыч куярга мөмкин.

Икенче язда туфрак эрү белән виноградны ачалар. Кайвакыт май аенда да кырау төшә, ул виноградка зыян итмәсен өчен аны саклау чаралары күрергә кирәк.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: