+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 Май 2022, 13:40

Үзбәкчә тел йотарлык пылау әзерлисегез киләме?

Булдырып була аны. Бер яхшы рецепт тәкъдим итәбез.  

Үзбәкчә тел йотарлык пылау әзерлисегез киләме?
Үзбәкчә тел йотарлык пылау әзерлисегез киләме?

Безгә 1 килограмм сарык ите, 1 килограмм дөге, 1 килограмм кишер, 200 грамм сарык мае, 3-4 баш суган, 2-3 баш сарымсак, 150 миллилитр үсемлек мае, 1,2 литр су кирәк булачак. Мондый тәмләткечләр таләп ителә: 1,5 чәй калагы кумин (зира), киптерелгән 15-20 барбарис җиләге, 10 исле борыч, чирек чәй калагы - кызыл, бер чәй калагы кара борыч, 6-8 сигез дәфнә яфрагы, тәменчә тоз.
Башта барлык ингридиентларны әзерлибез. Итне агып торган суда чиста итеп юабыз, киптерәбез. Артык майлы урыннарын кисеп ташлыйбыз һәм диаметры якынча 5 сантиметр зурлыгындагы кисәкләргә турыйбыз. Кишер һәм суганны чистартабыз, юабыз, киптерәбез. Бер суганны турамыйча алып калып, калганнарын - түгәрәк яки ярымтүгәрәк, кишерне саламсыман итеп турыйбыз. Дөгене вак тишекле дуршлагка салып, җиде тапкыр юабыз һәм тирән савытка салкын суда җебетергә куябыз. Сарымсакны әрчемәгез, иң өске кабыкларын гына бераз алсагыз була. Сарык маен юып, киптереп, 5-7 сантиметрлы кисәкләргә турап куябыз. Барлык тәмләткечләрне әзерлибез.
Хәзер плитәне уртача утка кабызып, казанга 150 миллилитр үсмелек мае салабыз. Ул кызгач, бер бөтен суганны әйләндерә-әйләндерә кыздырып алабыз. Коңгырт төскә кергән суганны алабыз һәм сарык маен салабыз, аны да алтынсыман булганчы кыздырабыз һәм алып куябыз.
Хәзер казанга туралган суганны салырга кирәк. Ул матур төс алгач, итне салып, ун минутлап кыздырабыз. Ит белән суган янына кишерне урнаштырып, сак кына бутыйбыз. Кишер йомшаргач, су салабыз.
Бу катнашма үзбәкләрдә “зирвак” дип атала. Зирвак кайнап чыккач, утны уртачадан бераз югарыга куябыз һәм казанга сарымсак белән тәмләткечләрнең яртысын “озатабыз”. Казанны томалап, утны уртачага калдырып, 15 минут пешерәбез. Бу вакыт үткәч, калган тәмләткечләрне һәм тоз салып, утны кысабыз. Хәзер дөгенең артык суын түгеп, ярманы салабыз. Зирвак белән дөгене бутарга ярамый! Беренче утыз минутта казанны япмагыз. Ярма суны сеңдереп бетергәч, аны сак кына өеп, пычак белән казан төбенә кадәр берничә тишек эшләгез.
Хәзер казанны томалап, бик акрын утта 20 минут пешерегез. 20 минуттан соң казанны уттан алып, тагын унбиш минут тастымалга төреп тотыгыз. Хәзер инде пылауны бик сак кына бутап, табынга бирсәгез дә була.

Фото: сп
kartinkin.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: