Ул файдалы компонентның галимнәрнең эскимослар тормышын өйрәнә башлавы нәтиҗәсендә ачыклануы турында сөйләде. Галимнәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен ризыкта үсемлек продуктларын күбрәк кулланырга кирәклеген яхшы белә, ә хәзер төньяк халыкларның балык һәм диңгез хайваннары итен ашавын һәм аларның йөрәкләренә бәйле проблемалары булмавын ачыклаган.
— Галимнәр эскимосларның туклану рационын өйрәнә башлады һәм ялкынсынуга каршы нәтиҗәгә ия, артык холестеринны киметә, буыннар һәм нерв системасының торышын яхшырта, депрессияне кисәтә торган “Омега-3”не таптылар. Соңрак бу кислотаны җитен маенда да тапканнар. “Омега-3” кислоталар организмга үсемлек продуктларыннан начар күчә, иң нәтиҗәле ысул — төньяк диңгезләрдән майлы балык куллану, - ди табиб.
Эксперт сүзләренчә, “Омега-3” сельд, скумбрия, лосось һәм сардина балыкларында күп. Ул, сәламәтлек өчен иң файдалы, дип, Урта диңгез диетасын атады, аның нигезендә - яшелчәләр, балык һәм әче сөт продуктлары.
Фото: pixabay.com.