+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 Май 2022, 11:04

Яшь кычыткан яшәртә!

Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.

Яшь кычыткан яшәртә!
Яшь кычыткан яшәртә!

Яңа җыеп юылган һәм суын саркытып, кипшенә төшкән кычыткан яфракларыннан җыерчыкларны бетерергә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче битлекләр ясыйлар.

Нормаль тире өчен 1әр аш кашыгы вакланган яшь кычыткан, җылы сөт һәм 1 йомырка сарысы кирәк булачак. Кычытканны сөткә салып, 10 минут тотарга кирәк. Арытаба йомырка сарысын өстәп болгатыгыз һәм бит, муен тиресенә сөртегез. 20 минуттан җылы су белән юып төшерегез.

Тире коры булганда 1әр аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын, петрушканы 1 чәй калагы сөт салып болгаталар. Катнашманы биткә сөртеп, өстенә кәгазь тастымал һәм сөлге каплыйлар. 20 минуттан башта – җылы, аннары салкын су белән юып төшерәләр. Катнашма битне дымландыра, бераз агарта һәм тирене витаминнарга баета.

Сулган тире өчен 1әр аш кашыгы вакланган кычыткан һәм бал алып болгатырга да шуны бит, муен тиресенә сөртергә кирәк. 20 минуттан салкын су белән юып төшерегез. Катнашма битне тукландыра, дымландыра, вак җыерчыкларны бетерә.

Фото: pro-dachnikov.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: