+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 Май 2022, 08:25

Иске сабын кисәкләрен ташламагыз!

Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.

Иске сабын кисәкләрен ташламагыз!
Иске сабын кисәкләрен ташламагыз!
"Сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз, алардан сабын ясап була. Моның өчен теләсә нинди сабын ярый. Берничә кисәктән ясаганда, исләре һәм төсе охшаш булырга тиеш.

Сабын кисәкләрен вак итеп турарга, яки эре угычтан уарга, болай ул тизрәк эри. Савытка салып, сулы савыт өстендә эретергә. 340 грамм сабынга 250 миллилитр исәбеннән су кушарга. Су урынына чәй яисә сөт салырга да ярый. Сабын эреп бетәргә, бәрәңге боламыгына охшарга тиеш, моңа 1,5-2 сәгать вакыт китә. Сабынны 60-70 градуска кадәр суытырга, бу стадиядә 15 миллилитр үзегез яраткан эфир мае, бал, аз-азлап сабын буявы өстәргә мөмкин.

Сабын катнашмасын силикон формаларга тутырып, 1-2 көн катырырга. Ашыксагыз, 1-2 сәгатькә туңдыргычка куеп алырга була. Сабын формадан җиңел чыга, ул куллану өчен әзер", - дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

Фото: pixabay.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: