+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 Май 2022, 10:45

Сирень чәчәге битне яшәртә

Бакчада сиреньнәр чәчәк атты, файдасын күреп калыгыз.

Сирень чәчәге битне яшәртә
Сирень чәчәге битне яшәртә
Тирә-якка хуш ис таратып, бакчада сиреньнәр чәчәк атты. Сирень — һәркемгә балачактан таныш хуш исле чәчәкле куак. Аның чәчкә атуы җәй килүен аңлата да инде. Хәзер бакчачылар сиреньнең нинди төрләрен генә үстерми! Аларның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Мәсәлән, “Мулатка” сорты — шәмәхә кызыл төстә, “Богдан Хмельницкий” — катлы-катлы алсу, “Моник Лемуан” — катлы-катлы ак, “Мәскәү сылуы” катлы-катлы аксыл-алсу төстәге чәчкәләре белән аерыла.
Сиреньнең матурлыгы, хуш исле булуы карашны, күңелне сөендерсә, чәчәкләреннән ясалган битлек битегезне яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирень чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сиреньнәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шул битлекне эшләсәгез, битегез яшәрми калмас.

 
 
Фото: pro-dachnikov.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: