+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 Май 2022, 20:30

Бал... зыянлы?

Аның файдасы турында күпертеп сөйлиләр, ди белгеч.

Бал... зыянлы?
Бал... зыянлы?

Балда шикәр күп, шуңа күрә аны даими куллану зарарлы. Ул йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире, шеш үсеше китереп чыгарырга, симертүгә һәм картаюны тизләтергә сәләтле.

Табиб-диетолог, Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург фикеренчә, балның файдасын арттырып күрсәтәләр.

"Бал, шулай ук, югары аллерген продукт булып тора. Аңа реакция булырга мөмкин. Аллергикларга балны хәтта кремнар составында да кулланырга ярамый", - ди Михаил Гинзбург.

Диетолог аныклап узганча, бу продукт салкын тию яисә савыгу чорында гына файдалы. Шулай ук, балаларга файдалы, чөнки иммунитетны бераз стимуллаштырырга һәм җиңелчә энергия бирергә мөмкин. Гинзбург сүзләренә караганда, 40 яшькә кадәр булган кешеләргә сәламәтлеккә зыян китермичә көненә өч чәй калагы гына кулланырга мөмкин.

фото: PIXABAY.COM

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: