+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 Май 2022, 14:40

Чәй содасы гына, димәгез!

Яшелчәләр үстергәндә гади генә соданың файдасы бик зур.

co.pinterest.com
Фото:co.pinterest.com

Чәй содасының төрле яклап файдалы булуын барыбыз да беләбез. Ә менә бакчада аның тагын да файдалырак булуын беләсезме икән?

Бигрәк тә быелгы май ае бакчачыларны әллә ни сөендерми. Яшелчәләр гөрләп үссен, дисәгез, кул астындагы гади генә әйберләрне куллану да яхшы нәтиҗә бирәчәк. Көннәр салкын, юеш, яңгырлы торганда бакчачыларга чәй содасы ярдәмгә киләчәк.

Моның өчен 1 аш кашыгы чәй содасын 4 литр суга салып, шуңа ярты чәй калагы кер сабыны кушарга һәм атнасына бер тапкыр бакчадагы барлык яшелчәләрне коендырып чыгарга кирәк.

Кыярны тагын да көчлерәк эремә белән эшкәртү файдалырак булачак.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: