+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 Май 2022, 13:05

Корт чакканнан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

Бал корты чакканнан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме-юкмы? Бу хакта “РИА Новости” агентлыгына Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш балалар анестезиологы-реаниматологы Дмитрий Новиков сөйләгән.

Корт чакканнан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
Корт чакканнан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

"Бал кортлары чакканнан соң 99 процент очракта шеш һәм авырту рәвешендә реакция генә була. Әмма әгәр кеше теләсә нинди аллергиягә бирешүчән икән, шунда ук "ашыгыч ярдәм" чакырту яхшырак, чөнки бал кортларының чагуы аллергия реакциясе бирә, хәтта анафилактик шок булу куркынычы бер", — ди Дмитрий Новиков.

Ул билгеләп үткәнчә, авыр аллергия булганда, бал кортының чагуы үлемгә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә әгәр сез корт чаккан кешенең сулыш алуы бозылуын, кан басымы кимүен күрсәгез, “ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз.

Шулай ук әгәр бал корты кечкенә баланы чаккан икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки балалар корт чагуга аллергияне авыр кичерә. Моннан тыш, бал корты кешенең муенын һәм битен чакса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Калган очракларда белгеч ярдәме таләп ителми, барысы да үзе узачак.

Бал кортлары агуы аркасында кеше тәнендә шеш һәм авырту барлыкка килә, тик нинди дә булса инфекция йогар дип куркырга кирәкми.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: