-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 Май 2022, 09:30

Кемгә эссе мунча керергә ярамый?

Эссе мунчада рәхәтләнеп чабынырга күпләр ярата. Тик табиблар кайбер авырулар булган очракта эссе мунчага барырга ярамавы турында кисәтә.

Кемгә эссе мунча керергә ярамый?
Кемгә эссе мунча керергә ярамый?

Югары температуралы мунча гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары патологияләре вакытында тыела.

Гипертония, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, гепатит, анемия һәм эпилепсия белән интегүче кешеләргә мунчага барырга ярамый. Тире авырулары кискенләшкәндә мунча керүдән тыелып тору киңәш ителә. Шулай ук исерек килеш мунчага бару куркыныч. Алкоголь кан тамырларын киңәйтә, югары температура тәэсирендә дә шундый ук эффект күзәтелә. Мондый очракта кан тамырлары ярылырга мөмкин. Бу бигрәк тә атеросклероз, варикоз яки гипертония кебек авырулар белән җәфаланучы кешеләр өчен куркыныч. Әгәр баш миендә кан тамыры зыян күрә икән, ул чакта мунчага бару инсульт белән тәмамланырга мөмкин, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: