+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 Май 2022, 09:30

Сарымсакны нәрсә саргайта?

Аны булдырмас өчен кул астындагы әйбеләрне кулланыгыз.

Сарымсакны нәрсә саргайта?
Сарымсакны нәрсә саргайта?
Сарымсак кыякларының саргаю сәбәпләре төрле: көндез җылы, төннәрен салкын булса, туфракта туклыклы матдәләр җитешмәсә, тирән утыртылган яки башка сәбәпләр булырга мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен тәҗрибәле бакчачылар сарымсак түтәленә көл сибәргә киңәш итә. Агач көлендә калий, магний һәм кальций бар. Ә болар сарымсак, суган өчен бик мөһим. Көлне бары тик рәтләр арасына салып чыгарга кирәк. Агач көле сарымсакны төрле авырулардан да саклый.

Шунысын искә алыгыз: түтәлгә көл сипкәндә, азотлы ашлама кертергә ярамый. Тукландыру арасы 10 көн чамасы булырга тиеш. Сарымсакка тирес әчетеп сибәргә дә була. 6 чиләк суга 1 чиләк тирес салырга кирәк. Тирес булмаса, 1 чиләк суга 1 аш кашыгы мочевина кушып сибәргә мөмкин. Азотлы ашлама керткәннән соң, түтәлгә су сибегез.

 
Фото: Pinterest




 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: