+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 Май 2022, 16:04

Тузганак "балы"ннан авыз итегез

Түбәндә җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Тузганак "балы"ннан авыз итегез
Тузганак "балы"ннан авыз итегез

Тузганак чәчәгеннән бал да ясарга мөмкин. Ул витаминнарга бай. Язның бу сыеннан да файдаланып калыгыз, дуслар.

200 грамм чәчәкне салкын су белән юарга һәм өстенә 1,5 литр кайнар су коярга кирәк.

Томалап, тәүлек буе төнәткәч, сөзеп 2 лимон согы һәм 1,5 килограмм шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатасың.

Сиропны банкаларга җылы килеш тутырырга кирәк.

Файдасы тисен!

Фото: ВКонтакте

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: